+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2020, 17:50

Табиб балаларына - 4000 бүләк!

Башкортстан Республикасының иҗтимагый берләшмәләре "кызыл зона"да эшләүче табибларның һәм медицина хезмәткәрләренең балаларына 4000нән артык Яңа ел бүләге тапшырачак.

Башкортстан Республикасының иҗтимагый берләшмәләре "кызыл зона"да эшләүче табибларның һәм медицина хезмәткәрләренең балаларына 4000нән артык Яңа ел бүләге тапшырачак.
Проектны оештыручылар - республика профсоюзлары, “Бердәм Русия” сәяси партиясе, “Волонтер-медиклар” иҗтимагый хәрәкәте, Бөтенрусия халык фронты, коммерциягә карамаган берләшмәләр.
Проектка ярашлы, бүләк җыелмаларын алдан төзелгән исемлектәге сан буенча медицина оешмалары җитәкчеләренә тапшырачаклар, алга таба җитәкчеләр аларны үз карамагында эшләүче табибларга, шәфкать туташларына, ягъни бу балаларның ата-аналарына таратачак.
Проект ике көннән, 24 декабрьдә старт алачак.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: