Бүздәк районында электр белән тәэмин итүдә куәтләр арту инвестицияләр агымын да арттырды.
“Башкирэнерго” җәмгыятенең Октябрьский электр челтәрләренә караган Бүздәк район электр челтәрләре коллективы энергетикларның һөнәри бәйрәмен саллы хезмәт уңышлары белән каршылый. Агымдагы елның ноябрендә район энергетиклары күләмле реконструкция башкарылган “Гафури” ярдәмче станциясен хезмәтләндерүгә кабул итеп алды. Яңа объект файдалануга тапшырылгач, кулланучыларга энергия бирүдә тотрыклылык тәэмин ителү белән бергә, куәтләр арту төбәккә инвестицияләр җәлеп итүдә ныклы адым да булып тора.
Әйткәндәй, район үзәгенә якын гына урнашкан “Гафури” ярдәмче станциясен төзү дә шушы максатка юнәлтелгән иде. 2012 елда, мәсәлән, Бүздәк районына тормышка ашыруга Русия һәм республика дәрәҗәсендәге берничә инвестиция проекты тәкъдим ителде. Атап әйткәндә, шуларның берсенә ярашлы, район биләмәсендә куәтле сөтчелек комплексы төзү күздә тотылды. Менә шул чакта яңа объектны электр энергиясе белән тәэмин итүдә аерым проблемалар булуы ачыкланды да инде, чөнки Бүздәк РЭСында моңарчы тупланган энергия куәтләре эре заманча объектларга исәпләнмәгән. Әйтергә кирәк, мәсьәләне тиз арада хәл итүгә район электр челтәрләре җитәкчесе Рамил Салихов аңа гына хас активлык белән тотынды. Яңа ярдәмче станция төзелеше “Башкирэнерго” һәм “БЭСК” җәмгыятьләре көче белән алып барылды һәм Бүздәк төбәге өчен бик тә кирәкле объект 2015 елда файдалануга тапшырылды.
Шунысы үзенчәлекле, “ПС 110 “Гафури” ярдәмче станциясе Бүздәк районы икътисады үсешенә саллы өлеш кертте, дип расларга ныклы нигез бар. Әйткәндәй, билгесез сәбәпләр аркасында югарыда телгә алынган сөтчелек комплексы төзелеше барып чыкмаса да, бу районга инвестицияләр агымын туктата алмады. Атап әйткәндә, агросәнәгать тармагында Русиядә билгеле “Бүздәк” теплица комплексы” инвестиция проекты тормышка ашырыла башлады. Әлеге озайлы проект ябык грунтта яшелчә үстерү буенча мәйданда теплица төзелешен күздә тота. Хәзерге чорда ул файдалануга тапшырылып, биредә җитештерү куәтләре нәтиҗәле файдаланыла башлады. Электр энергиясен комплекс “Гафури” ярдәмче станциясеннән ала, моның өчен 4 электр челтәре сузылды. Теплица комплексының яңа чираты төзелеп бетү белән энергия куллану да артачак, әлбәттә.
Гомумән, “Гафури” ярдәмче станциясенең районның инвестиция хәлен яхшыртуга уңай йогынтысы бәһалап беткесез. Булдырылган энергия куәтләре соңгы елларда барлыкка килгән “Бүздәк металл прокаты цехы” кебек предприятиеләр үсешен тәэмин итә. Янә дә, Бүздәк консерва комбинаты кебек, моңарчы эшләп килгән сәнәгать оешмаларына инвестиция эшчәнлеген киңәйтүгә яңа мөмкинлекләр ачылуын да истән чыгармыйк. Шафоат Хәбибрахманова крестьян-фермер хуҗалыгында, мәсәлән, ашлык киптерү комплексы файдалануга тапшырылды. Район үзәгенең “Көньяк” бистәсендә торак төзелеше тулы куәтенә бара, хуҗалар күченгән йортлар саны арта. Бу уңайдан шунысын ассызыклап үтик: югарыда санап үтелгән төбәкләр электр белән “Гафури” ярдәмче станциясеннән тәэмин ителә, димәк, район үзәгендәге яңа энергетика объекты аларның социаль-икътисади үсешенә этәргеч булып тора.
Энергия куллануның артуы – икътисад үсешенең ачык күрсәткече, дип исәпли белгечләр. Шул ук вакытта, энергия куәтләрен үстереп, Бүздәктә киләчәктә яңа инвесторларга да юл ачу хәстәре күрелә. Быел “Гафури” ярдәмче станциясендә башланган күләмле яңарту чаралары да шул максатны күздә тота. Атап әйткәндә, моңарчы файдаланылган 16 МВА ике көч трансформаторы тагын да куәтлерәк 25 МВА маркалы ике агрегатка алыштырылды. Реконструкцияне “Башкирэнерго” һәм “БЭСК Инжиниринг” җәмгыятьләре башкарып чыкты.
— Бу электр җиһазларының искерүенә бәйле түгел, әлбәттә, — ди Бүздәк РЭСы җитәкчесе. — Төбәктә энергия куллану арта, димәк, киләчәккә йөз тотып яшәргә кирәк. Яңа электр транформаторларын монтажлау тәмамланып, яңартылган ярдәмче станция 25 ноябрьдә эшкә кушылды. Андагы энергия куәтләре ике тапкыр артып, тоташ районның электрга ихтыяҗларын икеләтә күләмдә канәгатьләндерү мөмкинлеген бирә. Хәзерге чорда бу үзе генә дә зур казаныш.
Яңартылган ярдәмче станциядә энергетикада кулланылган заманча корылмалар урын алган, идарә итү автоматлаштырылган. Әйтергә кирәк, энергетика объектын хезмәтләндерү Бүздәк РЭСы коллективына йөкләтелгән, биредәге белгечләр хезмәт бурычларын югары һөнәри дәрәҗәдә үти.
— Район электр челтәрләренең эшчәнлеге безнең ныклы игътибар үзәгендә тора, — ди Бүздәк районы хакимияте башлыгы Азат Арсланов. — Ни өчен дигәндә, энергетика тармагының икътисадка йогынтысы сизелерлек артты. Бу җәһәттән, инвестиция сәясәтен генә алыйк. Монда күп нәрсә энергетика инфраструктурасының бүгенге таләпләргә ярашлы үсешенә бәйле. Бу яктан караганда, Бүздәк РЭСының соңгы чорда, заманча алдынгы технологияләрне кулланып, энергетика куәтләрен арттыруга ирешүе мактауга лаек, минемчә. Шуңа да электр белән тәэмин итүдә инвесторлар алдында, кем әйтмешли, йөзебез якты. Гомумән, энергия куәтләренең җиткелекле булуы үзе генә дә инвесторларга районга юл ачарга сәләтле. Бу яктан Бүздәк күршеләргә дә матур үрнәк күрсәтә.
Икътисадтан тыш, бүгенге тормыш-көнкүрешебезне дә, гомумән, электр энергиясеннән башка күз алдына китерү авыр. Энергия белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булмасын, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен Бүздәк РЭСы коллективы бар тырышлыгын сала. Рамил Салихов әйтүенчә, әлеге юнәлештә көндәлек хәстәрлекләргә, атап әйткәндә, электр корылмаларын, ярдәмче станцияләр һәм трансформаторлар җиһазларын, электр челтәрләрен даими рәвештә тикшерүгә беренчел игътибар бирелә. Шуның нәтиҗәсе буларак, агымдагы елда өзеклекләргә юл куелмаган.
Коллектив карамагында 1077 чакрым озынлыктагы электр челтәрләре, йөзгә якын транформатор һәм ярдәмче станция корылма-җиһазлары исәпләнә. Аларга даими техник күзәтү оештырылган. Моннан тыш ел дәвамында электр челтәрләрен яңарту һәм ремонтлау буенча күләмле эш башкарыла. Атап әйткәндә, агымдагы елда гомум озынлыгы 5 чакрым тәшкил иткән электр челтәре төзелгән, бер транформатор ярдәмче станциясе яңартылган. Урамнарда электр исәпләүче приборлар урнаштыру буенча эш дәвам итә, хәзерге вакытта алар барлыгы 2100 данә куелган.
Соңгы елларда тоташ районда торак төзелеше киң колач белән алып барыла, моңа өстәп, төрле җитештерү объектлары төзелә. Аларны электр чыганакларына тоташтыру буенча эш елдан-ел арта. Агымдагы елда гына, мәсәлән, район буенча 126 объектны электр челтәренә тоташтыру башкарылган – бу былтыргы чордагыдан байтакка күбрәк. Шунысы үзенчәлекле: электрга тоташтырылучы объектлар арасында күпчелекне шәхси йортлар алып тора – барлыгы 83 объект. Авыл урамнарын яктырту буенча да күләмле эш башкарыла.
Бүздәк РЭСы коллективы 50 хезмәткәрдән тора. Алар арасында күпчелекне бай тәҗрибәле белгечләр тәшкил итә. Башкортстанның атказанган энергетигы дигән мактаулы исемне йөртүче мастер Радик Хисаметдинов – шуларның берсе. Баш инженер Илдар Кодаяров, баш диспетчер Марсель Низамиев, мастерлар Рөстәм Мамлиев, Рим Фазлетдинов, Руслан Юлбарисов һәм Фәрит Сакаев фидакарь хезмәтләре белән коллективта абруй яулап, энергетик исемен югары тота. Сайлаган һөнәренә озак еллар тугры калып, хезмәтендә танылу алган, республиканың атказанган энергетигы Рамил Салихов җитәкчелегендәге коллективка киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.