Гаделҗан: Нишләвең бу, карчык?
Тетәбикә: Нигә битлек кимәдең?
Гаделҗан: Соң үзебезнең өйдә бит мин!
Тетәбикә: Кит, кит, якын килмә, урамнан кердең, сиңа әллә күпме вирус эләккәндер әле! Уф, Аллам! Бар, юын, душ кер, тамагыңны, борыныңны чайкат, тиз бул!
Гаделҗан: Карчыккаем, тынычлан, урамда битлектә йөрдем, керү белән кулларны юдым. Барысын да беләм, кайгырма.
Тетәбикә: Әй, ничек кайгырмыйсың әле, бигрәк куркыныч заманда яшибез бит, кайчан бетәр икән бу коронавирус дигәннәре...
Гаделҗан: Бетәр, Ходай язган булса. Ә син нишләп йөрисең бу әйберне тотып, карчык?
Тетәбикә: Антисептик бу! Нык яхшы әйбер. Күрше Галимә сата. Уллары блат белән генә тапкан. Бөтен вирусны үтерә, ди, беләсең килсә!
Гаделҗан: Хе-хе-хе... Ай, Галимә... Менә осталык, ичмасам! Заманга яраклаша, һәр нәрсәдән файда таба белә, ә! Әле коронавирус башланганчы аракы сата иде, аннан алда тагын нәрсәдер...
Тетәбикә: Яраклашмагае шунда. Иң мөһиме – минем кулда коронавирусны үтерә торган нәрсә!
Гаделҗан: Соң, карчыккаем, шулкадәр беркатлы булма инде, андый антисептиклар даруханәләрдә күп бит хәзер. Теләсәң, сиптерә торганын ал, теләсәң, сөртә торганын. Ул кадәр кыйммәт тә түгелләр. Ә син моны әллә ни хакка алган-сыңдыр әле...
Тетәбикә: Хакы бар инде... Ну бит бу прастуй нәрсә түгел, импортный! Яхшы...
Гаделҗан: Әй, карчык... Менә шундый алдакчы-шарлатаннар һәр заманда баю, акча эшләү юлы таба инде... Аларның бәхетенә синең кебек беркатлылар бар...
Тетәбикә: Ярар, алганмын, алганмын инде. Сиптерим рәхәтләнеп. Өйдә бер вирус булмас!
Гаделҗан: Юк белән булашма инде. Бу бит кулларны зарарсызландыра торган нәрсә!
Тетәбикә: Галимә өйдәге һавага да сиптерергә кирәк, диде!
Гаделҗан: Эчәргә дә ярый, димәдеме? Шундый нәрсә эчеп үлүчеләр дә бар ди, әнә...
Тетәбикә: Кит аннан...
Гаделҗан: Әйе, карчык... Искиткеч вакытта яшибез...
Тетәбикә: Урамда ниләр бар соң? Ниләр күрдең? Халык ни сөйли?
Гаделҗан: Әй урамдагы рәхәтлек! Сәгать унберне көтеп алып, шул минутта ук урамга чыктым, сәгать бер тулмыйча кермәдем. Яшьләр эштә, укуда, безнең кебек карт-коры гына йөри бу вакытта.
Тетәбикә: Өлкәннәргә чыгарга рөхсәт ителгән вакыт бит ул...
Гаделҗан: Әй кызык хәлләргә тарыдым! Сәкинәне беләсең бит, теге кечкенә этләрен урамда йөртергә чыккан. Үзе дә битлектә, этенә дә битлек кидергән!
Тетәбикә: Кит аннан? Нигә инде алай кылана?
Гаделҗан: Мин дә шулай дигән идем, җәнлекләргә дә коронавирус йога, ди!
Тетәбикә: Шаккатырсың, малайкаем...
Гаделҗан: Әйе, карчык. Тагын ни, чыккандагы кызыкларны күрсәң! Лифтка керим, дигән идем, анда 9нчы каттан Рәшит күрше төшеп килә. “Кермә, Гаделҗан, бер-береңә 1,5 метрдан да якын килергә ярамый!” — ди. Киттем җәяү төшеп. Анда ах-ух килеп Габделбөке менеп маташа. Мине күргәч, тәгәрәп төшә дип торам, аркасы белән борылып, стенага сеңә язды. “Тиз генә үтеп кит! Якын килмә!” – ди. Артымнан синең кебек антисептик сиптереп калды...
Тетәбикә: Әй, Аллам, көләрсең дә, еларсың да инде. Куркыныч бит, карт!
Гаделҗан: Менә шулай паник куркуга бирелмәү, ажиотаж тудырмау мөһим. Аек акыл саклап, тыныч булып калырга кирәк. Тыныч кына саклык чараларын үтәргә була бит.
Тетәбикә: Соң, картыкаем, барысы да синең кебек акыллы түгел шул...
Гаделҗан: Тагын кемнәрне күрдең, дип ник сорамыйсың?
Тетәбикә: Кемнәрне күрдең, карт?
Гаделҗан: Күрдем, карчык, барысын да диярлек күрдем. Сәфәргалине дә, Нурлыгаянны да...
Тетәбикә: Күрештегез, сөйләштегезме?
Гаделҗан: Сөйләштек дип... Кычкырыштык, дисәң, дөресрәк булыр.
Тетәбикә: Талаштыгызмыни?
Гаделҗан: Юк инде, шулай сөйләштек. Сәфәргалине беләсең бит, колакка катырак. Шулай да сөйләшәсе, аралашасы килә инде үзенең. Ә якын килергә курка. Шулай бер-ничә метрдан кычкырышып сөйләшеп тордык.
Тетәбикә: Их, минем дә чыгасы, чордашлар белән аралашасы килә дә ул. Яшьләр кебек скайп, ватцапп кебек нәрсәләр аша аралаша белмибез бит без...
Гаделҗан: Соң, рөхсәт ителгән вакытта да чыгарга куркып ятасың бит! Кибеткә дә гел мин йөрим.
Тетәбикә: Синдәге батырлык юк шул миндә...
Гаделҗан: Ичмасам, өйдә булса да шул битлегеңне сал инде! Өйдә битлексез йөрергә ярый бит!
Тетәбикә: Яраганын беләм дә ул! Саласым килми... Ничектер битлек белән ышанычлырак. Өйрәндем дә инде битлеккә. Ансыз йөри дә алмыйм кебек...
Гаделҗан: Ай, карчык, карчык...
Тетәбикә: Чү! Телефоным шалтырый! Улым шалтырата! Хәзер миңа комачаулама, рәхәтләнеп сөйләшәм! Син ату кешеләр белән аралашып кердең, мин аралашуга зар-интизар булып яттым... (Йөгереп кереп китә). Әлү, улым, әлү!
Гаделҗан: Бар, бар, сөйләш! Иртәгә унбер тулганчы менә ничек түзәргә инде. Әй, дөньясы, дөньясы... (Сөйләнә-сөйләнә кереп китә).