Башкортстанда 2016 елдан алып бүгенге көнгә кадәр билгеле бер категория гражданнарга 250 меңнән артык автоном "янгын хәбәрчесе" бушлай урнаштырылган.
Бу чорда җайланмаларның вакытында тавыш бирүе нәтиҗәсендә 496 кеше коткарылган, шул исәптән - 205 бала.
Төбәктә извещательне түләүсез алу хокукына түбәндәге категория гражданнар ия:
Бөек Ватан сугышы ветераннары,
һәлак (вафат) булган сугыш инвалидының, Бөек Ватан сугышында катнашучының гаилә әгъзалары,
гетто, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары,
7 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр,
55 яшьтән өлкән ялгыз яшәүче гражданнар.
Приборларны гариза нигезендә дә, шулай ук торак секторда янгын сүндерүчеләр үткәрә торган профилактик чаралар вакытында да тапшырыла. Шундый чараларның элек урнаштырылган җайланмаларны тикшерү һәм яңаларын бирүне үз эченә алган берсе 22 декабрьдә Уфаның Ленин районында узган.
Рейдлар вакытында янгын сүндерүчеләр җайланмаларның эшкә яраклылыгын тикшергән, аларны урнаштыру урыннарына төзәтмәләр керткән һәм элементларын алыштырган. Приборларны урнаштыру янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын юкка чыгармый.
Коткаручылар халык белән янгын хәвефсезлеге тематикасына инструктаж уткәргән, "янгын хәбәрчеләре"нең эшләү принцибын аңлаткан.