+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 декабрь 2020, 11:40

"Айныткычлар өчен рәхмәт әйтәчәкләр"

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Башкортстанның шәһәр һәм районнары түләүле медицина айныткычларын ача алачак.

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Башкортстанның шәһәр һәм районнары түләүле медицина айныткычларын ача алачак.

Дәүләт думасы өченче укуда исерек хәлдәге, үзаллы хәрәкәт итә алмаган кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен төбәкләргә һәм муниципалитетларга махсус оешмалар булдыру хокукын бирә торган закон кабул итте.

Закон проекты авторларының берсе, Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров сөйләвенчә, Русиядә айныткычлар системасын тергезү кирәклеге күптән туган иде. Исегезгә төшерәбез, кешегә урамда туңмаска мөмкинлек биргән учреждениеләр системасы 2011 елда ябылды. 100 елга якын, 1992 елга кадәр айныткыч йортлар Эчке эшләр министрлыгы каршында эшләде, аннан соң аларның функцияләре медицина учреждениеләренә күчте.

"Шул вакыттан бирле исерекләрне беркем дә җыймый, дип әйтергә була. Ел саен илдә 10 меңнән артык исерек кеше, Башкортстанда төрле мәгълүматлар буенча 170тән 203кә кадәр кеше исерек килеш һәлак була. Һәм бу туңып инвалидлык алган берничә дистә мең кешене исәпләмичә генә. Моннан тыш, җинаятьләрнең 30 проценттан артыгы исерек хәлдә кылына. Бу закон белән хәзер субъектларда, әйтик, Башкортстанда муниципаль берәмлекләрнең мондый айныткычлар булдыру мөмкинлеге булачак. Муниципалитетларның моңа уңай каравын беләм, башлыклар белән сөйләштем, аларның сүзләренә караганда, әлеге башлангыч бик кирәкле, чөнки туңып үлүчеләр күп. Айныткычлар социаль учреждениеләр базасында, я буш биналарда төзелергә мөмкин", — диде Зариф Байгускаров.

Яңа закон нигезендә Русия субъектларында айныткычларны дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә булдыру каралган, бу төбәкләргә үз клиентларыннан хезмәт күрсәтү өчен түләү алырга мөмкинлек бирәчәк.

"Бу тәүлегенә медицина ярдәме күрсәтү, төн куну өчен якынча ике мең сум булачак, — ди депутат. — Без бер үк вакытта Полиция турындагы законга үзгәрешләр керттек, хәзер исерек кешеләрне полиция хезмәткәрләре алып киләчәк. Моңа кадәр аларның андый вәкаләтләре юк иде. Исерекләрне медучреждениеләргә гади халык та китерә ала. Ашыгыч ярдәм кирәк булса, кешене учреждениедә фельдшер карый. Кеше айныгач, билгеле бер вакыт эчендә учреждениедә булу өчен түләргә тиеш булачак. Баш тарткан очракта, документлар бурычны түләтү өчен суд приставлары хезмәтенә тапшырылачак. Тик, мин моның белән ниндидер кыенлыклар килеп чыгар дип уйламыйм. Киресенчә, гомерен саклап калган өчен рәхмәт әйтәчәк. Әгәр без шул рәвешле 20-30 кешене генә булса да һәлакәттән һәм инвалидлыктан коткарачакбыз икән, димәк, эшебез юкка булмаган".

Фото: amic.ru
Читайте нас