Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2020, 12:50

Баймак волонтерлары алдынгылар сафында

Изгелек кешенең яшенә, җәмгыятьтә тоткан урынына, тормыш рәвешенә карамый.

Изгелек кешенең яшенә, җәмгыятьтә тоткан урынына, тормыш рәвешенә карамый.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров кичә үткәргән оператив киңәшмәдә "Безнең кайгырту" проекты кысаларында волонтерлык эшенә башлангыч нәтиҗәләр ясады. Баймак районы волонтерлары алдынгылар исемлегендә. Алар тарафыннан 2020 елның октябреннән 737 данә азык-төлек җыелмасы һәм дарулар, 406 азык-төлек җыелмасы ("Башкортстан продуктлары", "Магнит-Забота" һ.б.) китерелгән.
Районда барлыгы 287 волонтер бар, шуларның 138е - депутатлар арасыннан. Районда билгеләнүенчә, коронавирус инфекциясе тарала башлагач, алар үзләренә бик зур җаваплылык алган. Аеруча куркыныч янаган - өлкән яшьтәгеләргә һәм авыруларга ярдәм итә алар. Республика җитәкчелеге аларга рәхмәтләрен белдерде.
Фото: baimak.bashkortostan.ru
Читайте нас: