Коммуналь предприятие хезмәткәрләре аны ачып җибәргәч шакката.
Ульяновскида чүпне сортларга аеручылар бәйләнгән капчыкта мәче тапкан. Хайван могҗиза белән зыян күрмәгән.
Ульяновскида коммуналь предприятие хезмәткәрләре калдыкларны сортларга аеру вакытында сәер хәлгә тап була. Сепараторга китәр алдыннан бер хезмәткәр конвейердан шикле капчыкны тикшерергә булган. Һәм бу юкка булмый: бәйләнгән капчыкта тере мәче ята.
Предприятие директоры Игорь Перфильев сүзләренә караганда, ул тәрбиядә яшәгән йорт мәчесенә охшап тора. Хайван могҗиза белән зыян күрмәгән, әмма бик нык курыккан була.
Табылган мәчене предприятие хезмәткәрләре урындагы волонтерларга тапшыра, алар алга таба аны реабилитацияләү һәм яңа йорт эзләү белән шөгыльләнәчәк.
Перфильев сүзләренә караганда, кызганычка каршы, чүп-чарга ташланган хайваннар ешая, әмма кылган гамәлләре өчен җаваплы кешеләрне табу мөмкин түгел.