Mондый чиновниклар булганда балаларга Яңа ел бүләге булырмы?
Удмуртиянең Селтинский районы хакимиятенең мәгариф идарәсе хезмәткәре аркасында ызгыш чыгарга мөмкин.
"ВКонтакте" социаль челтәрендәге төркемнәрнең берсендә бер хатын Яңа ел бүләкләрен аз керемле яки тулы булмаган гаиләләрдән балаларга бирәчәкләрме дип сораган.
- Дәүләт өчен балалар таптыгызмы әллә? Барысы да ниндидер акча, бүләкләр көтә. Тудыргансыз икән, үзегез тәэмин итегез! - дип җавап язган аңа Светлана Пескишева.
Әлбәттә, чиновникның мондый сүзләре күп ата-ананы чыгарыннан чыгарган.