-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2020, 13:25

Ике бала ничек исән калган?

Аларның берсенең шуклыгы нәтиҗәсендә диванга ут капкан.

Аларның берсенең шуклыгы нәтиҗәсендә диванга ут капкан.
Уфада янгын хәбәрчесе ике баласы булган гаиләнең гомерен саклап калган.

Уфада янгын хәвефсезлеге буенча рейдлар үткәрелә. Рейдлар барышында башкаланың янгыннан саклау идарәсе янгын хәбәрчеләре приборларын тапшыра һәм инде урнаштырылган җайланмаларны тикшерә.

Мәсәлән, Уфада кечкенә генә Ваняның шуклыгы нәтиҗәсендә бүлмәдә диван янып китә. Янгын хәбәрчесе тавышын ишетеп, өлкәннәр тиз арада янгынны сүндерә һәм ике баланың гомерен саклап кала.

Әмма янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә аңлатырга кирәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Уфа шәһәренең янгыннан саклау идарәсе хезмәткәрләре даими рәвештә аз керемлеләрнең һәм күп балалы гаиләләрнең, нвалидлар һәм өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрнең өйләренә кереп йөри, шулай ук янгын хәбәрчеләре дә тапшыра.

Янгын вакытында ничек эшләргә кирәклеге турындагы белешмәләр хәтта стеналарында да эленеп тора. Тик янгын хәбәрчесен тапшырганнан соң да белгечләр даими рәвештә приборлар эшен тикшерә.

Башкортстанда янгын хәбәрчеләре инде ярты меңгә якын кешенең гомерен саклап калган, шуларның ике йөздән артыгы – балалар. Күптән түгел Уфада 92 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны белән фаҗига була язган. Ул тәмәкесен сүндермәгән, чүп савытына ташлаган, чүп-чар янып киткән. Автоном төтен хәбәрчесе вакытында эшләп китеп, ветеранны коткарганнар. Күршеләре бу тавышны ишетеп, ярдәм чакырган.

Өйдә тәмәке тарту, электр чыбыгындагы кыска ялганыш һәм электр җиһазларын дөрес эксплуатацияләмәү белән беррәттән, янгыннарның төп сәбәпләренең берсе.ди белгечләр. Һәм бу очракта хатаның бәясе бик кыйммәткә төшәчәк.

Фото: Башньюс
Читайте нас: