Русиялеләрнең 49 проценты Президент Владимир Путинны Яңа ел табынына кунакка чакырырга әзер.
Мондый мәгълүматлар Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тикшеренүендә бар.
Халык арасында популярлык буенча икенче урында Владимир Жириновский икән. ЛДПР лидеры белән Яңа елны респондентларның 29 проценты каршы алырга тели.
Жириновскийдан соң өченче урында Русия Премьер-министры Михаил Мишустин. Аның белән халыкның 18 проценты чәкәштереп эчәргә әзер булуын белдергән.
РФ оборона министры Сергей Шойгу 7 процент тавыш җыйган.
Сораштыруда катнашучыларга сәясәтчеләрнең биш фамилиясен атарга тәкъдим ителде.
Моннан тыш, ВЦИОМ 2020 ел сәясәтчесен сайларга тәкъдим иткщн иде. 38 процентлы тавыш белән беренче урынны Путин алган, икенче урында - Мишустин, өченчедә – Шойгу.
Фото:ТАСС