Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2020, 23:10

Һәр бала тылсымга ышансын!

"Теләкләр чыршысы" акциясенә дәүләт эшлеклеләре актив кушыла.

"Теләкләр чыршысы" акциясенә дәүләт эшлеклеләре актив кушыла.
"Бердәм Русия" партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе "Башкортостан" Дәүләт концертлар залы белән берлектә "Теләкләр чыршысы" акциясенә кушылды. Чарада билгеләнүенчә, быел 450 мең хат килгән. Дәүләт эшчәннәре өч хаттагы теләкләрне үтәячәк.
- Әлеге чараны оештыру агымдагы елда аеруча мөһим. Быел балаларга зур бәйрәмнәр үткәрелми, алар төрле Яңа ел чараларында катнаша алмый. Шулай да һәр бала бу бәйрәмнең тылсымын тоярга тиеш, - диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Республиканың төрле почмагыннан килгән хатларда балаларның теләкләре дә төрле-төрле. Берәүләр уенчык, велосипед кебек әйберләр сораса, коррекцион мәктәп-интернатлардан төркемләп язучылар да бар. Әйтик Яңавылдагы шундый мәктәптә укучылар үзләренә видеокамера куюны сораган. Әлбәттә, бу теләкләрнең һәркайсы тормышка ашырылачак.
Читайте нас: