Җиде яшьлек Аделина моннан соң могҗизага ышаначак.
Бүген «Теләкләр чыршысы» Бөтенрусия акциясе кысаларында җиде яшьлек Аделинаның хыялы тормышка ашты. Ул җырчы Элвин Грей (Радик Юлъякшин) белән очрашты. Аңа үзенең кумиры белән яраткан «Города» җырын башкарырга насыйп булды. Радик кызга йомшак уенчык бүләк итте һәм аның теләген бик теләп тормышка ашырды.
Хыялның үтәлешен "Бердәм Русия"нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров оештырды. Ул 17 декабрьдә Башкортстанда акция старт алган көнне өч бала өчен тылсымчы булырга карар кылган. Иң зур теләкләрнең берсе кумир белән очрашу иде.
«Мин бик шатланып Аделиночканың теләген башкардым. Сабыйларның шатлануын күрү бик күңелле хис-кичерешләр. Концертларда да һәр кечкенә тамашачы бәхетле булсын өчен барысын да эшләргә тырышам. Яңа җырларга дәрт алам", - дип сөйләде республиканың атказанган артисты Радик Юлъякшин.
Аделина, үз чиратында, зур шатлык һәм дулкынлану кичерүен әйтә. Кыз Рөстәм Әхмәдинуровка аның яраткан җырын кумир белән бергә башкару мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерде
Фото: "Бердәм Русия"