+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 декабрь 2020, 17:20

Урманнарны саклыйбыз!

Быел Башкортстанда "Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында "Урманнарны саклау" федераль проекты күрсәткечләре тулы күләмдә үтәлгән.

Быел Башкортстанда "Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында "Урманнарны саклау" федераль проекты күрсәткечләре тулы күләмдә үтәлгән.

Урман хуҗалыгын үстерү өлешендә түбәндәге максат билгеләнгән: "2024 елга урманнарны чыгару һәм тергезү балансын 100 процентка тәэмин итү". Төбәк проектының барлык күрсәткечләре буенча агымдагы елга билгеләнгән максатлы күрсәткечләргә ирешелде. Агымдагы елда бу күрсәткеч арттырып үтәлгән – урманнарны чыгару һәм тергезү балансы 106,5 процент тәшкил итте.

Урман тергезү чаралары «Урманнарны саклау» төбәк проекты белән билгеләнгән 14,9 мең гектар мәйданда үткәрелгән.

Шул ук вакытта 2019 елда кисү мәйданы 13,9 мең гектар тәшкил иткән.

Урман тергезү эшләре Зилаер, Белорет, Караидел, Баймак, Бөрҗән районнарында, ягъни урман хәзерләү аеруча интенсив алып барыла торган районнарда иң күп күләмдә башкарылды.

2,075 тонна (122%) киселгән һәм һәлак булган урман утыртмаларының барлык кишәрлекләрендә урман тергезү өчен үсемлекләр орлыклары запасы формалаштырылды.

Моннан тыш, быел республикада урман янгыннары куркынычы кискен булуга карамастан, янгыннардан күрелгән зыян 7,3 миллион сум тәшкил иткән. «Урманнарны саклау» федераль проектының максатлы күрсәткече (ел йомгаклары буенча зыян 18,3 миллион сум каралган) үтәлгән.

Моңа федераль проект кысаларында сатып алынган һәм янгын куркынычы янаган чорга кадәр урыннарга тапшырылган яңа урман техникасы ярдәмендә ирешелде.

Фото: правительстворб.ру
Читайте нас