-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2020, 13:45

Йортсыз калганнар бүген яңа өй туйлый

Октябрьдә Балакатай районының Кәркәй авылында янгын чыккан иде.

Октябрьдә Балакатай районының Кәркәй авылында янгын чыккан иде.
Анда, электр үткәргече төзек булмау сәбәпле, күпбалалы ана Алия Рәхмәтуллинаның йорты янды. Хатын-кыз җиде бала тәрбияли.

Йортта, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты тарафыннан республика программасына ярашлы, өч автоном янгын хәбәрчесе урнаштырылган булган. Янгын вакытында алар эшли башлаган, шуңа күрә генә беркем дә зыян күрмәгән.

Күпбалалы гаиләне башта күршеләре сыендыра, аннары әнисе ризалыгы белән өлкән балалар районның Ургалы авылында вакытлыча яшәү өчен балалар һәм үсмерләр социаль приютына урнаштырыла.

Йорт сатып алуда Башкортстан Хөкүмәте республика Башлыгы Радий Хәбировның шәхси күрсәтмәсе буенча ярдәм курсәтте: гаиләгә 650 мең сум акча бүленде.

«Беренче чиратта Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка, безнең район һәм авыл хакимиятләренә, Хәйрия фондына, эшкуар Дмитрий Топычкановка торак сатып алуда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук, бертуган Хәсәновларга, авылдашларыма, районның опека һәм попечительлек бүлегенә, кайгыбызга битараф булмаган һәм ярдәм иткәннәрнең һәммәсенә рәхмәтләремне күндерәм", - ди Алия Рәхмәтуллина.

Фото: Башинформ
Читайте нас: