+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 декабрь 2020, 12:21

Балконнан 30 мең сум акчасын ыргыткан

Пенсионер ханым үз куллары белән алдарларга балконнан 30 мең сум акчасын ыргыткан.

Пенсионер ханым үз куллары белән алдарларга балконнан 30 мең сум акчасын ыргыткан.

Бу вакыйга шушы көннәрдә Алтайда булган.
Пенсионер ханымга "полиция хезмәткәре" элемтәгә чыккан. Ул ханымның кызы машинасында кеше бәрдерүе һәм аны әлеге бәладан йолып калу өчен ким дигәндә 30 мең сум акча кирәклеге турында хәбәр иткән.
Ана, әлбәттә, баласын бәлада калдыра алмаган. Ул, шылтыратучы өйрәткәнчә, кичке сәгать 11дә балконына чыгып, төргәк белән акчаны аста көтеп торучы адәмгә ташлаган. Тегесе, тиз генә төргәкне эләктереп, караңгылыкка чумган. Тик соңыннан беркатлы ханым үзен алдауларын белгән.
Әлеге вакытта җинаять эше кузгатылган, пенсионерны алдаучыларны эзләү бара.
Моңа охшаш хәбәр алсагыз, иң башта, якыннарыгыз белән элемтәгә чыгыгыз, аннан полициягә шылтыратыгыз. Баласына яки туганына ярдәм итәм дип ашыгып, алдарлар кармагына эләгүчеләр бихисап.


Фото: mayaksbor.ru
Читайте нас