Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 декабрь 2020, 12:15

Эчәр суга кытлык

“Дүртөйле районының Маядык авылында 20 ел инде су белән тәэмин итү системасы эшләми..."

“Дүртөйле районының Маядык авылында 20 ел инде су белән тәэмин итү системасы эшләми... Җир асты суларын эчәргә мәҗбүрбез”, — дип язган республика Башлыгының “ВК”дагы битенә Леонид Атыев.
“Дүртөйле районы Маядык авы­лының Пролетар һәм Көньяк урамнарында үзәкләштерелгән суүткәргеч­тән файдаланалар. Калган урамнарда яшәүчеләр суны шәхси коелардан ала, чөнки суүткәргечне яңартырга кирәк. Яңа инженерлык челтәрләрен төзүгә проект-смета документациясен без, элекке авыл хуҗалыгы пред­приятиесенә хезмәт күрсәтүдә булган су тәэминаты системасын авыл Советы балансына күчергәннән соң, 2022 елда гына эшли башлаячакбыз.
Әле объектны хуҗасыз сыйфатында исәпкә кую буенча республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, “Росреестр” белән эш алып барабыз. Алга таба, хуҗасыз объект статусында билгеләнгән вакыт узганнан соң, без аны авыл Советы балансына күчерә һәм проектны эшли башлый алачакбыз, шуннан соң дәүләт экспертизасы һәм финанслау өчен төбәк программаларына кертү көтелә”, — дип бик төпле һәм ышандырырлык итеп җавап биргән Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.
Фото: stroiremdoma.ru
Читайте нас: