-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 декабрь 2020, 15:02

Исән баласын җирләргә кешедән акча җыйган

Ахырзаман җитәме, аңламассың: соңгы арада юньсез кылыклары белән шаккатыручы аналар күзгә күренеп күбәеп китте. Менә бер хатын-кыз, мисал өчен, үзенең җиде яшьлек улын җирләү өчен таныш-белешләреннән акча җыйган, ә бала исән-сау булган.

Бу хәл Иркутск өлкәсендә теркәлгән. Полициянең дежур бүлегенә 35 яшьлек ханымның улым үлде, җирләргә мөмкинлегем юк дип, халыктан акча җыюы турында хәбәр килә.
Тикшерү нәтиҗәсендә ялганчы хатынның баласын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен махсус исәптә торуы да ачыклана. Җиде яшьлек улы берничә ай элек, әнисеннән алынып, балаларга һәм гаиләләргә ярдәм күрсәтүче үзәккә урнаштырылган була. "Улы үлгән" ханымны кызганып, исәбенә акча күчерүчеләр аз булмый.
Хәзер аңа карата "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: artemovsky66.ru
Читайте нас: