Коронавирус чорында халык районнарда кирәкле аппаратлар булмауга зарланган мөрәҗәгатьләр “Инцидент” системасына аеруча күп килә.
Бүгенге заманда халыкны бигрәк тә сәламәтлек саклауга кагылучы проблемалар кызыксындыра. Коронавирус күпләрне аяктан екты, авырмаганнар, йоктырмагаем, дип курка. Бу хәлләрдә медицина учреждениеләренең тиешле дәрәҗәдә җиһазландырылган булуы аеруча зур әһәмияткә ия. Социаль челтәрләрдә күтәрелгән проблемаларның күпчелеге медицина өлкәсенә кагылуы гаҗәп түгел. Аеруча районнарда КТ аппаратлары юклыгы халыкның үзәгенә үткән.
“Кайдадыр зур-зур үзәкләр калкып чыга, ә кайдадыр, төпкелдә, поликлиникалар көчкә тын ала. Безнең Калтасы районында бер генә КТ аппараты да юк. Нефтекамага йөрергә туры килә, ә анда шулкадәр зур чират, иртәдән кичкә кадәр көтәргә кирәк”, — дип язган республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге битенә Олеся Аронова.
Әлеге мөрәҗәгатьне “Инцидент” системасы теркәгән һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына юллаган. Соңгысыннан килгән җавапта мондый сүзләр бар: “22 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, Калтасы районы үзәк дәваханәсендә КТ аппаратын урнаштыру әлегә каралмаган. Халык саны 50 мең һәм аннан да күбрәк булган очракта гына район үзәге яисә шәһәрнең үз компьютер томографиясе кабинеты булырга мөмкин, шул вакытта гына аппаратны тулы күләмдә эшләтү мөмкинлеге бар. Әлеге җиһазның бәясе 70 миллион сум тирәсе тәшкил итә һәм мондый кыйммәтле аппарат йөкләнешсез торырга тиеш түгел.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы, МРТ һәм КТга булган мохтаҗлыкларны исәпкә алып, тармакның матди-техник базасын яңарту программасын әзерләде. Бу юнәлештә барык тәкъдимнәр дә өйрәнеләчәк. Әлеге программаны тормышка ашырганчы министрлыкның маршрутлаштыру, ягъни халыкны конкрет КТ кабинетларына беркетү буенча боерыгы эшли. Калтасы дәваханәсе Нефтекама шәһәр дәваханәсенә беркетелгән. Шулай ук исегезгә төшерәбез: рентгенография нур диагностикасының альтернатив ысулы булып тора (Калтасы дәваханәсендә рентген аппараты бар). Барлык сораулар белән дәваханәнең баш табибына мөрәҗәгать итә аласыз.”
Салават районыннан Илдус Рамазановны да шушы проблема борчый. “Салават районында әлегә компьютер томографы кую планлаштырылмый. Район, барыннан да элек, халык саны нормативы буенча узмый, аларны урнаштыру өчен 50 меңнән артык кеше яшәве зарур, 2020 елның декабренә Салават районында 23192 кеше яшәгән”, — дип җавап бирә Сәламәтлек саклау министрлыгы. Кыскасы, район халкы КТ үтү өчен Мәчетле районы үзәге Олы Устьикинга барырга тиеш. Бу җитди проблема кайчан да булса хәл ителер дигән өметтә калабыз.