Башкортстанда иң яхшы йорт, ихата һәм подъездны билгеләделәр.
Республикада “Күпфатирлы йортларны карап тоту һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча иң яхшы объект” республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурста объектларның өч категориясе каралды: күпфатирлы йорт, йорт яны территориясе, подъезд. Конкурс комиссиясенә 55 муниципалитеттан 273 гариза кергән.
"Шәһәрләр арасында Уфа җиңде: иң яхшы йорт Зорге урамында урнашкан, иң яхшы ихата — Сипайловода, иң яхшы подъезд – “Зеленая роща” төбәгендә.
Башка шәһәрләр буенча иң матур йорт — Яңавылда, ихата —Туймазда, подъезд — Учалыда. Авыл җирендәге иң яхшы подъезд һәм йорт — Уфа районының Михайловка авылында, ә иң төзек ихатаң— Кандрада", — дип язган социаль челтәрләрдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.
Ул билгеләп үткәнчә, бу әле беренче урыннар гына, көмеш һәм бронза урыннар да бар. Конкурста җиңүчеләр миллион сумга кадәр акча алачак, алар алга таба төзекләндерү эшләренә тотылачак.
“Безнең республика программалары — подъездларны комплекслы ремонтлау, “Башкортстан ихаталары " һәм башкаларны дәвам итәчәкбез. Дөрес, 2021 елда пандемия аркасында күләмнәрне бераз киметәчәкбез, ләкин киләсе елларда барысын да компенсацияләргә тырышачакбыз”, — дип белдерә Радий Хәбиров.