-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 декабрь 2020, 17:00

Сөйгәнен алып киткән өчен...

Бишбүләктә була бу хәл.

Бишбүләктә була бу хәл.

Бишүләк районында суд каршына Уфада яшәүче басачак, ул кеше шартлатырга омтылуда гаепләнә.

Эш материаллары буенча, 18-19 сентябрь көннәрендә төнлә исерек уфалы сөйгәненең 43 яшьлек энесен үтерергә карар кылган. Танышы аны туганнарына туйга чакырмаган һәм аның сөйгәне белән киткән булган. Моның өчен ул "Audi Q5" автомобиленең алгы сул тәгәрмәче астына кул гранатасы куйган, автомобиль кузгалгач, граната шартларга тиеш булган. Ләкин, бәхеткә каршы, икенче көнне автомобильне кабызгач, граната шартламаган.

Тикшерүчеләр полиция һәм Росгвардия белгечләре белән бергә һәлакәт урынын караган һәм гранатаны зарарсызландырган. Ул чыннан да хәрби гранта булган. Техник тайпылышлар булганлыктан гына шартламаган.


Фото: Яндекс.Дзен
Читайте нас: