Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзалары Кристина Недорезова һәм Борис Сазонов Крестодвиженский храмы каршындагы яшәр урыны булмаганнарга ярдәм үзәгенә көнкүреш химиясе, шәхси гигиена кирәк-яраклары, Яңа ел бүләкләре китерде.
Бүләкләрне храмга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән Уфа кешеләре алачак: янгын кичергәннәр, яшәү урыны булмаганнар, алданганнар һәм ташланганнар.
Җәмгыятьчеләрнең беренче генә шәфкатьлелек үрнәге түгел бу. Дуслары һәм танышлары белән алар берничә ел приюттагыларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Якыныңа ярдәм, җәмгыятькә файда, өлкәннәр турында хәстәрлек – аларның көндәлек тормыштагы принциплары һәм бу Яңа ел алды акциясе кысаларында гына түгел.
Моңа кадәр Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Олег Галин шулай ук приютка хәйрия ярдәме күрсәтә иде.
Яңа ел алдыннан Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзалары, “Башкортстан лидерлары” конкурсында катнашучылар Святослав Дрейман, Борис Сазонов, Диана Фәррахова һәм башка активистлар республика балалары өчен Яңа ел котлавы-флешмобы башлап җибәрде. Котлаулар башкорт һәм урыс телләрендә язылган. Бу роликларны республика дәваханәләренең балалар бүлекләрендә дә күрсәтәчәкләр. Роликтан тыш, җәмгыятьчеләр финанс чаралары җыеп, балаларга бүләкләр дә алган. Алар 17нче, 22нче дәваханәләргә, Республика клиник балалар дәваханәләренә җибәреләчәк.