1 гыйнвардан алкогольгә бәяләр арта.
1 гыйнвардан аракыга, бренди, коньяк һәм шампан шәрабына хаклар күтәрелә.
Аракының 0,5 литрының моңа кадәр минималь бәясе 230 сум булса, ул 243 суга җитәчәк, ягъни 5,7 процентка артачак.
Брендиның ярты литры 315 сумнан 324 сумга менә, коньякның 0,5 литры исә - 433 сумнан 446 сумга, ә шампан шәрабыныкы (0,75 литр) 164 сумнан 169 сумга күтәрелә.
Исерткеч эчемлекләргә бәя арта дип күңелсезләнеп утырмыйк, дуслар! Иң отышлысы - сәламәт яшәү рәвешен сайлау һәм табыннарыбызда "яшел елан"га бөтенләй урын бирмәү! Яшәсен аек тормыш!
Фото: .ferra.ru