-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 декабрь 2020, 14:43

Телефон урлауда гаепләп, дустының җанын кыйган

Ә телефон үзе яткан мендәр астында булган.

Ә телефон үзе яткан мендәр астында булган.

Стәрлетамак шәһәре суды 38 яшьлек вахтачыны кеше үтергән өчен җиде елга колониягә хөкем иткән.

Вакыйгалар быел яз булган. Хөкем ителүче туган шәһәренә вахтадан әйләнеп кайткан һәм иптәше белән очрашкан. Бергә алар уртак дус кызлары янына кунакка киткән, анда тагын берничә кеше булган. Компания табын әзерләгән, хәмер белән кәеф-сафа корган, шуннан соң барысы да йокларга яткан.

Төнлә диванда уянып китеп, кунак ир телефонын эзли башлый, тик аны таба алмый. Ир элек бу фатирда булуын, анда да кесә телефоны югалуын искә төшерә. Ул, йоклаган танышы янына килеп, аңа урлашуда шик белдерә һәм кыйный башлый. Сугыш шаһитлары зыян күрүчене ваннага алып китә, әмма ул инде бу вакытка исән булмый.

Ә телефонны беркем дә урламаган - ул мендәр астында яткан, хөкем ителүче аннан эзләп карарга да уйламаган.

Судта җинаять эше фигуранты аның оппоненты конфликт вакытында «идәндә ятучы кешегә абынып егылып, башын бәрде», дип раслый. Әмма судмедэкспертиза зыян күрүченең нәкъ менә кыйнау нәтиҗәсендә һәлак булуын күрсәткән.

Вахтовик җиде елга гомум режимлы колониягә хөкем ителгән һәм зыян күрүченең гаиләсе файдасына әхлакый зыян өчен ярты миллион сум компенсация түләячәк. Мәрхүм ирнең балигъ булмаган баласы калуы билгеле.

Фото"Башинформ"


Читайте нас: