Пандемия башыннан алып #МыВместе акциясе партнеры Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендәге табиблар өчен лимитсыз күләмдәге туңдырмалы суыткычлар урнаштырды. Яңа ел алдыннан “Чистая линия” Русиянең башка шәһәрләрендәге медицина учреждениеләре хезмәткәрләрен дә шатландырырга булды. Компания вице-президенты Армен Бениаминов әйүенчә, Яңа елда могҗизалар булырга тиеш.
Уфадан тыш, тәмле сыйны Түбән Новгород, Казан, Новосибирск, Воронеж, Орел, Волгоград, Краснодар, Красноярск, Дондагы Ростов, Чиләбе, Екатеринбург, Омск, Пермь медицина хезмәткәрләре алачак. Барлыгы “Чистая линия” компаниясе табибларга 100 мең эскимо җибәргән.