+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 декабрь 2020, 16:00

Әминә апаны табарга ярдәм итегез

73 яшьлек пенсионер кышкы салкында пижамада гына чыгып киткән.

73 яшьлек пенсионер кышкы салкында пижамада гына чыгып киткән.

Уфа районының Алексеевка авылында 1947 елда туган өлкән яшьтәге хатын югалган. Әминә Фролова (Касыймова) 25 декабрьдә өйдән билгесез юнәлештә чыккан. “Лиза Алерт” эзтабарлар отряды волонтерлары аны эзләү турында хәбәр итә.
Әминә Фролова беренче тапкыр гына югалмый, дип хәбәр ителә. Волонтерлар инде берничә тапкыр аны эзләү турында игълан иткән булган. Бу юлы Әминә апа пижамада гына чыгып китә.
Аның билгеләре: буе 155 см, какча гәүдәле, ак чәчле, соры-яшел күзле.
Югалган көнендә ал төстәге пижама кигән була.
Нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны 8-800-700-54-54, 02 яки 8-905-006-99-60 телефоны аша хәбәр итүләрен сорыйлар.

Фото: поисковый отряд "Лиза Алерт"
Читайте нас: