+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 декабрь 2020, 10:08

Декретта әтиләр утыра!

Республикабызда бала тәрбияләү өчен бирелә торган декрет ялларын әтиләр, картәниләр һәм картәтиләр күпләп ала башлаган.

Республикабызда бала тәрбияләү өчен бирелә торган декрет ялларын әтиләр, картәниләр һәм картәтиләр күпләп ала башлаган.

Бу хакта республиканың Социаль страховкалау фонды хәбәр итә.

Закон мондый тәртипкә һич каршы килми: бала тәрбияләү максатында декрет отпускысына рәсми рәвештә эшләүче гражданнар (баланың әтисе, яки гаиләнең башка әгъзасы) китә ала.

Шулай итеп, Башкортстанда 2020 елның 1 июленнән 376 әти кеше декрет ялы алган. Аларның 295е әле дә бала тәрбияләү белән шөгыльләнә.

Түләүләр барлык кеше өчен дә бертөрле исәпләнә: декрет рәсмиләштерүче гражданның ике еллык уртача эш хакының 40 проценты күләмендә. Быел аның иң югары күләме 27 мең 984,66 сум булса, иң азы 7 мең 764,80 сум тәшкил иткән.


Фото: aif.ru
Читайте нас