Яңа ел каникулларында хәмер сату чикләнәчәк.
Яңа ел каникуллары көннәрендә "Башкортстан Республикасында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә эшчәнлекне җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында" Башкортстан Республикасы Законының 62 мәддәсенә үзгәрешләр кертү хакында" Закон белән билгеләнгән чикләүләр гамәлдә булачак.
- Гыйнвар каникуллары көннәрендә хәмер сату узган елның декабрендә регламентланган иде. Закон белән билгеләнгән тәртип саклана, - дип аңлатты Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. - Бер көн - 3нче гыйнварда – алкогольле һәм спиртлы продукция белән сәүдә итүне тулысынча тыю гамәлдә булачак, 4 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр сату вакыты 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр чикләнәчәк.
Чикләүләр республика халкының сәламәтлеген һәм тормышын саклауга юнәлтелгән.
- Закон экспертлар, медицина җәмәгатьчелеге һәм иҗтимагый оешмалар белән озак консультацияләрдән соң кабул ителде, – диде Константин Толкачев. – Ел саен гыйнвар аенда судмедэкспертлар алкоголь куллануга бәйле үлем-китемнәрне терки. Беренче көннәрдә - 1-3 гыйнварда - агуланулар күбрәк була, өстәвенә, нәкъ менә 3 гыйнварда иң күп үлүчеләр күзәтелә. Алдагы көннәрдә тагын бер проблема кискенләшә: 5-7 гыйнварда кайвакыт үз-үзенә кул салуга һәм үтерүгә китерә торган алкоголь психозлары ешая. Имгәнүләр һәм бәхетсезлек очраклары, шулай ук тәмәке тарту, яки исерек хәлдә ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан янгыннар саны арта. Бу тискәре күренешләрнең барысын да кисәтү чикләүләрнең төп бурычы булып тора. Халык законны аңлап кабул итте.
Константин Толкачев сүзләренә караганда, практика кабул ителгән карарның дөреслеген күрсәтте.
– Узган елның 1-8 гыйнварында республикада спиртлы эчемлекләр сату күләме 27 процентка кимегән, - дип хәбәр итте Константин Борисович. - Алкоголь белән агуланудан үлүчеләр саны 70 процентка кимеде. Янгын вакытында һәлак булучылар саны дүрт тапкыр кимегән, өстәвенә, һәлак булган биш кешенең берсе генә исерек хәлдә булган. Болар барысы да чикләүләр нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Фото: progorod43.ru