Уфада бүген Беренче май урамында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлелер ягыннан юл хәрәкәте кагыйделерен бозуларны кисәтү буенча чираттагы рейд үткерде. Профилактик чарада «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе һәм фотографы катнаштылар.
Шуны билгеләргә кирәк,ЮХХДИ хезмәткәрләре бирегә килү белән беренче юл кагыйдәләрен бозучы тоткарланган да. Гомумән алганда, юл кагыйдәләрен төрле яшьтәге кешеләр боза.
"Ни өчен юлны тиешле урыннан кисеп чыкмыйсыз?" дигән сорауга алар барысы да: "Ашыгабыз.." дип җавап бирә. Хезмәткәрләр барлык тәртип бозучылар белән тәрбияви сөйләшүләр үткәрә һәм кагыйдәләрне бозган өчен 500 сум штраф салу мөмкинлеге бар икәнен белдерә. Әлбәттә, кешеләр: "Башкача кабатланмас", ди.
Агымдагы елның 11 аенда республикада 910 җәяүлене бәрдергәннәр, аларда 112 кеше һәлак булган һәм 837 кеше җәрәхәтләнгән. Еш кына авариядә җәяүле үзе үк гаепле була.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләре 19 процентка кимегән, шул ук вакытта һәлак булучылар саны 11 процентка арткан. Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре арасында җәяүлеләрнең үзләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу өлеше 38 процент тәшкил иткән, нәтиҗәдә, юл кагыйдәләрен үзләре бозу аркасында 10 кеше һәлак булган.
Бу хакта тулырак түбәндәге сылтама аша үтеп, танышырга мөмкин:
https://www.bashinform.ru/news/1541836-kak-kegli-na-doroge-v-ufe-inspektory-dps-vo-vremya-reyda-vospityvali-toroplivykh-peshekhodov/Фото: Башинформ