-10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2020, 11:10

9 яшьлек бала кар чистарткыч астына кереп киткән...

Уфада була бу хәл.

Уфада була бу хәл.
Кичә Уфада 155нче лицей территориясендә кар җыештыру вакытында бала зыян күргән. 9 яшьлек малайның аягын кар чистарту машинасына кереп киткән.
Шәһәрнең Гражданнар яклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, вакыйга дәресләрдән соң көндезге дүртләр тирәсендә булган. Вакыйга урынына ашыгыч рәвештә Уфаның Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре һәм табиблар килгән. Гидравлик инструмент ярдәмендә укучының аягын азат итә алганнар. Малайны табибларга тапшырганнар һәм ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар.
Фото: bash.news
Читайте нас: