Илдус Мортазин авыл балаларына зур бүләк ясады.
Әпәс күле Иске Акташ авылында хәзер иң матур, иң күңелле, шау-гөр килеп торган урыннарның берсе. Беренчедән, күл боз белән каплангач, бер дигән шугалак хасил булса, икенчедән, Яңа ел кәефе өстәп, биләмәгә бизәлгән чыршы утыртылды. Ә иң мөһиме, биредә балаларны да, өлкәннәрне дә шатландырып, күркәм тау барлыкка килде. Ул шушы авылда туып-үскән һәм әле дә биредә гомер итүче Илдус Мортазинның иганә ярдәме белән эшләнде.
Күлгә — икенче “гомер”
Әйе, заманында Әпәс күле зур, тирән һәм чиста сулы иде. Еллар үтү белән ул саекты, ә ярларын агачлар басты. Гомер буе халыкка хезмәт иткән күлнең кибеп баруына авыл халкы битараф кала алмады.
Авыл старостасы Марат Сәйфуллин сөйләвенчә, узган елда искеакташлылар җыелышып-сөйләшеп, күлне тергезергә карар итә. Эшне күлнең тирә-ягын тәртипкә китерүдән башлыйлар: яр буендагы агач-куакларны кисәләр, чүптән арындыралар. Аннары Сахай авыл хакимияте ярдәме белән сулыкны тирәнәйтү эшенә тотыналар. Кызганычка каршы, экскаватор белән байтак кына казуга карамастан, элекке чишмә юлларын таба алмыйлар. Ләкин акташлылар тукталып калмый, күл янында кое казырга карар итә. Хәзер бу кое күлне чиста суы белән тулыландырып тора.
Изгелек эшләү – канында
Бу күл янында тау ясау идеясе белән старостага авылдашы Илдус Мортазин мөрәҗәгать итә. Авылдашлары бу хәбәрне дәррәү хуплый һәм озакка сузмый эшкә тотына. Илдус Рәшит улы биргән 70 мең сум акчага: тимер баганалар, борыс-такталар сатып алына. Ә идеяне тормышка ашыруда авылда яшәүче һәркем үз өлешен кертә, дисәм дә ялгыш булмас. Үзләренең инструментларын алып, авыл егетләре көн дә күл янына эшкә җыела. Көннәрнең салкын торуын исәпкә алып, хатын-кызлар эшчеләрне кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйлый.
Заһит Исламгулов сүзләренә караганда, проект үрнәген Интернеттан алганнар һәм аннан тайпылмаска тырышалар. Чөнки тау уңайлы булырга да, хәвефсезлек таләпләренә дә җавап бирергә тиеш.
Әйткәндәй, Илдус Мортазинның авылы һәм авылдашлары хакына кылган изгелекләре моның белән генә чикләнми. 11 ел элек ул гаиләсе белән туган авылына кайтып төпләнгәч тә, аның тормышында актив катнаша башлый. Кое казытуда, балалар мәйданчыгы төзүдә, зират биләмәсен төзекләндерүдә һәм башка эшләрдә зур ярдәм күрсәтә. Тау һәм шугалак биләмәсендә кышкы кичләрдә дә балалар рәхәтләнеп уйный алсын өчен прожекторны да ул куйдырган.
— Туган авылы өчен күптән ниндидер изге һәм тоемлы эш башкарырга уйлап йөри иде, — ди Илдус Рәшит улының тормыш иптәше Инна Сергеевна. — Ниһаять, тау ясарга карар иттеләр. Иң мөһиме, авыл халкы да моны шатланып кабул итте. Биредә балалар күп, күрше авыллардан да киләләр, кунакка кайтучылар да бар. Әйдә, рәхәтләнеп уйнасыннар! Балаларның шат йөзләрен күрүдән дә зуррак бәхет юк бит, — ди иренең һәр башлангычын хуплаучы хуҗабикә.
Төп байлык – кешеләр
Авылның төп байлыгы – аның халкы, әлбәттә. Иске Акташта актив, уңган, эшсөяр һәм бердәм халык яши. Авылны күркәмләндерүгә кагылышлы барлык эшне алар бергәләп, киңәшләшеп башкара. Кайдандыр ярдәм көтмиләр, тоталар да үзләре башлыйлар. Ә башланган эш – беткән эш, дип юкка гына әйтмиләр бит. Шулай, ярдәм итүчеләр, эшкә кушылучылар да табыла. Ришат Хөснетдинов җитәкчелегендәге авыл хакимияте да искеакташлыларның һәр башлангычын хуплап, даими ярдәм итеп тора.
Туган ягын, авылдашларын ихлас яратучы, аның борчу-шатлыкларын үзенә сыйдыручы кешеләре булган авыл, анда яшәүчеләр чыннан да, бәхетле. Менә Илдус Мортазин өчен дә туган авылыннан кадерлерәк, газизрәк урын юк. Шуңа да ул аның киләчәге өчен җан атып, үзенең кулыннан килгәнчә ярдәм итеп һәм, нәтиҗәдә, авылдашларының рәхмәтенә һәм хөрмәтенә төренеп яши.
Эльвира Ямалетдинова.
Кырмыскалы районы.