+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2020, 23:55

Бизнес-шерифлар ничек эшләде?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның матбугат конференциясендә бизнес-шерифлар эшенең нәтиҗәлелеге турында сорау бирелде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның матбугат конференциясендә бизнес-шерифлар эшенең нәтиҗәлелеге турында сорау бирелде.
"Мин хәзер хөкем итә алмыйм. Күбрәк вакыт узарга тиеш. Институт үзе яхшы. Ә кадрлар буенча әлегә ниндидер карарлар кабул итмибез", - диде Радий Хәбиров.
Уфадагы "Теплое" күлен төзекләндерү мәсьәләсе турында сорау яңгырады.
- 2021 елда без Уфа белән анда проектлау үткәрергә килештек. 2022-23 елларда төзекләндерү дәвам итәчәк. Анда территория зур, акча күп кирәк. Моны эшләргә кирәк. Киләсе елда без Сипайлово бистәсендәге Кашкадан күлен ремонтлауны тәмамлыйбыз. Ул халык ял итү өчен уңайлы, заманча урын булачак, - дип җавап бирде республика Башлыгы.
Социаль челтәрләрдән бушлай шугалаклар турында сорау бирделәр.
- Бу хакта инде мин муниципалитет башлыкларына әйттеи, бер генә булса да шугалакны бушлай итүләрен сорадым. Бүген-иртәгә моны тикшерербез, - диде Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: