-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2020, 13:20

Иҗтимагый-сәяси тормыш кайнап торды!

Иң мөһим вакыйгаларны янә бер тапкыр күздән кичерәбез. 2020 елда Башкортстанның иҗтимагый-сәяси тормышы вакый­­галарга бай булды. Без аларның иң әһәмиятлеләрен барладык.

Иң мөһим вакыйгаларны янә бер тапкыр күздән кичерәбез.
2020 елда Башкортстанның иҗтимагый-сәяси тормышы вакый­­галарга бай булды. Без аларның иң әһәмиятлеләрен барладык.
16 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыелышка Юлламасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча видеоконференция режимында эшлекле киңәшмә уздырды.
23 февральдә Уфаның Җиңү паркында республика Башлыгы Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантанада катнашты. Бу көнне Республика йортында Башкортстан Хөкүмәте һәм Төньяк флотның “Иван Грен” зур десант корабы экипажы арасында шефлык элемтәләре турында килешү имзаланды. Радий Хәбиров Уфада яңа гына булдырылган генерал Шәйморатов орденнарын тапшырды. Аның беренче кавалерлары легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары Мөгыйн Нагаев һәм Габделхәй Зарипов булды.
12 мартта “Торатау” конгресс-холлында Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайның 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.
17 апрельдә Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында ил төбәкләрендә коронавирус инфекциясе белән авыручыларны кабул итү өчен медицина учреждениеләрен төзү һәм үзгәртү барышы турында киңәшмә уздырды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты һәм республикада күрелүче чаралар турында чыгыш ясады.
9 майда Уфаның Җиңү паркында республика Башлыгы Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Уфада Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның “Алтын йолдыз”ын тантаналы рәвештә каршы алдылар. Ул республикага Мәскәүдән мәңгелек саклауга китерелде. Легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командирына Герой исеме 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәт­кән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен үлгәннән соң Русия Президенты Владимир Путинның 2020 елның 30 мартындагы указы ниге­зендә бирелде.
30 майда Уфа районында 55 көндә төзелгән яңа клиника-диагностика йогышлы авырулар үзәген ачу тантанасы булды. Тантанада Ру­сия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
12 июньдә республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия көненә һәм Салават Юлаевның тууына 266 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнашты.
27 июньдә республика җитәкче­се Радий Хәбиров Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты. — Чынлыкта исә без киләчәгебезне — тыныч, эзлекле үсешне сайлыйбыз. Конституция барган үзгәрешләрне чагылдырырга тиеш. Тормыш, җәмгыять үзгәрә. Шуңа күрә законга үзгәрешләр дә кирәк булды. Алар шактый вакытлы, — диде Радий Фәрит улы.
2 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путинның Уфага “Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исем бирелү турындагы карарын шәрехләде: “Яшер­мим, чынлыкта мин бик бәхетле. Әлбәттә, бу безнең өчен мөһим. Бу бабаларыбызга хөрмәт күрсәтү. Бу — үз шәһәрем өчен горурлык хисе. Яшьләребез шәһәр­нең ил өчен нәрсә эшләгәнен белер­гә тиеш”, — диде ул.
19 августта Сибайда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Урал аръягы” икенче Бөтенрусия инвестицион сабантуен ачуда чыгыш ясады. Форумга Урал аръягы башкаласына йөздән артык катнашучы килде. Сибайда Таучылар проспектында таучыларның, шахтерларның һәм төзүчеләрнең хезмәт батырлыгына һәйкәл ачу тантанасы булды. Радий Хәбиров Сибай халкын шәһәрнең 65 еллыгы белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.
21 сентябрьдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Яшь профессионаллар” (Worldskills Russia) милли чемпионатының финалын ябуда катнашты. Тантаналы чарада җиңүчеләр бүләкләнде һәм 2021 елда чемпионатны кабул итәчәк Башкортстан Республикасы ярышлары флагы тапшырылды.
10 октябрьдә Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортостан” дәүләт концертлар залында Республика көненә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады.
30 ноябрьдә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2024 елда Уфа шәһәренә нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итү турында боерыкка кул куйды.
4 декабрьдә Уфаның “Торатау” конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Конституция-2020: ачык власть эволюциясе” V Гомумрусия юридик форумының пленар утырышында катнашты.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас: