+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2020, 12:00

Килә елның яңасы – Иман булсын туграсы!

Якынлашып килүче Яңа ел белән, дуслар!

Вакыт уза, карлар туза,
Килә елның яңасы:
Ак нәкышле паласы,
Бисмиллалы калачы...
Көтә авыл, каласы,
Килә елның яңасы.

Килә елның яңасы –
Бәхет юрау чарасы.
Үткәнендә каласы
Булсын язмыш карасы.
Быелгының ярасына
Өмет ягып ябасы,
Килә елның яңасы.

Килә елның яңасы,
Ак кар булып тамасы
пакьлегенә таласы.
Гашыйклыкта янасы...
Сокланыплар карачы,
Чыжлый чәкчәк табасы,
Йомгагына бәхет чорный
Милләтемнең кабасы.
Килә елның яңасы.
Килә елның яңасы,
Язмышларга ягасы...
Бүләк тулы чанасы,

Сөлге яллы пар атларда
Киләчәккә чабасы.
Укып изге догасын,
Килә елның яңасы.
Килә елның яңасы,
Тулы булсын ырысы.
Юлларының – турысы,
Сәламәтлек – корычы,
Көннәрнең – гел тынычы,
Артта калсын кырысы,
Бетсен илләр ызгышы.
Килә елның яңасы –
Иман булсын туграсы!

Рафига Усманова.
Читайте нас: