Русия Президенты Владимир Путинның Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны яшь һәм өметле җитәкче буларак билгеләве искә алынды. Яшьлеккә хаталану да хас. Безнең төбәк җитәкчесе бүген нинди хаталарын таный ала?
Сорауга Радий Хәбиов болай җаваплады:
– Иң зур хатам – Куштау белән хәлне бар тирәнлегендә аңлап җиткермәдем. Бу билгеле кешеләр төркеменең протесты түгел. Бу - җәмәгатьчелек фикере. Тактик хаталарга килгәндә, коронавирус инфекциясенә бәйле “Югары әзерлек” режимы турындагы указны үзгәртү. Калган барысын да лаеклы үтә алдык. Президентка һәм хезмәттәшләремә ярдәмнәре өчен рәхмәт җиткерәсем килә.