Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның матбугат конференциясендә туры эфирда һәркем теләгән соравын бирә алды.
Сораулар төрле булды. Җитди, глобаль мәсьәләләр дә күтәрелде, хәтта республика җитәкчесенең шәхси тормышына кагылган кызыклы сораулар да булды.
Мәсәлән, Радий Хәбировка көн саен күлмәгенә туры китереп, галстукны кем сайлый? Бу гади генә сорауга да Башлык җавап бирми калмады.
– Галстукны миңа хатыным Каринэ сайлый, – диде Радий Хәбиров.
Алып баручылар республика Башлыгының җәмәгатендә матурлыкны тою көчле икәнлеген билгеләде.