Әлеге минутларда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 2020 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясе башланды.
Төбәк җитәкчесе журналистлар белән узып баручы елның төп темалары турында фикер алышачак һәм республика халкының сорауларына җавап бирәчәк.
Республика Башлыгына сораулар 26 декабрьдән башлап "ВКонтакте" социаль челтәрендәге БСТ телеканалы төркемендә тупланды.
Матбугат конференциясен трансляцияләүне БСТның туры эфирында, "Россия 24", "Башкортостан 24", UTV һәм "Вся Уфа" телеканалларында, шулай ук социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.