-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2020, 21:00

Син дә бер атлап китәрсең әле, сабый!

Кечкенә Миша сезнең ярдәмне көтә.

Кечкенә Миша сезнең ярдәмне көтә.
Миша Ющенко (аңа әле 1 яшь һәм 9 ай) йөрәк авыруы белән туган - сабыйга тугач та операция ясаганнар. Барысы да яхшы үткән, сабый гадәти балалар кебек үсә башлаган. Әмма ул икенче операциядән соң инсульт кичергән, баш мие шешкән. Хәзер тернәкләндерүгә зур акча кирәк.
Мишага тиздән 2 яшь булуга карамастан, ул һаман утырмый һәм йөрми.
Мишаның әнисе Гүзәл Башкортстанда туган, хәзер алар Омскида яши. Шунда ук ире белән көтеп алынган Миша туган. Аңа 8 ай булганда, табиблар икенче операция кирәклеген әйткән. Тик наркоздан соң Миша уянмаган һәм кома алды хәленә кергән. Бер ай буе ул шундый хәлдә яшәгән, инсульт кичергән һәм баш мие шеше барлыкка килгән, ә аннары күрү нервы атрофиясе дә теркәлгән.
- Без тернәкләндерү үзәгенә 2021 елның гыйнварында ук эләгергә теләгән идек, әмма акча булмады. Апрельгә генә язылдык. 190 мең сум җыелды - бу бер курска җитәчәк. Тернәкләндерүнең киләсе курсын 2021 елның июнендә узарга кирәк, аңа да 190 мең сум кирәк.
Әгәр дә кечкенә Мишага ярдәм итәргә теләсәгез, түбәндәге мәгълүматка игътибар итегез.
Саклык банкы картасы: 4276 0600 5393 4504
Раффайзенбанк картасы: 4476 2461 2642 3934
Ющенко Гүзәл Рабис кызы. Тел.89831189808.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: