-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2020, 12:55

Югалтулар ачы була...

Ни аяныч, быел без байтак күренекле шәхесләребезне дә соңгы юлга озаттык.

Ни аяныч, быел без байтак күренекле шәхесләребезне дә соңгы юлга озаттык.
Алар арасында Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән, тыныч тормышта илгә фидакарь хезмәт иткән йөзьяшәр ветераннарыбыз да һәм, кызганычка каршы, ил язмышын иңнәренә салган, көче-дәрте ташып торган ир узаманнары да бар.
Искә алып китүне иң өлкән­нәр­дән башлыйк. 103 яшен тутырып килүче Шәйморатов ор­ден­ының беренче кавалеры Мө­гыйн Нагаев 11 декабрьдә вафат булды. Артиллерия училищесы курсанты чагында үзе теләп фронтка китә, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе­нең взвод командиры буларак, Берлинга кадәр барып җитә. Советлар Союзы Герое исеменә ике тапкыр тәкъдим ителә. Ленин, Кызыл Байрак, Кы­зыл йолдыз, I дәрәҗә “Ватан сугышы”, Александр Невский орденнары һәм күп кенә медаль­ләр белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышының тәүге минутларында ук, Брест крепос­те сакчысы буларак, фашистлар уты астында калган, җир өстендәге тәмугларны кичкән һәм данлыклы укытучы, мәктәп директоры буларак бөтен илгә танылган Ришат Исмәгыйлев быел 14 апрельдә 100 яшен тутырган иде. Брест крепосте герое 3 сентябрьдә арабыздан китте.
Бөек Ватан сугышы ветераны, “Кызыл таң”ның элекке журналисты Шәүкәт Макулов та 96 яшен тутырып, 6 сентябрьдә вафат булды.
Аның чордашларыннан бул­ган янә бер күренекле ханымны якташлары мәңгелек йортына кадерләп озатты. Ул — Социалистик Хезмәт Герое, СССР-ның халык укытучысы, РСФСР­ның атказанган укытучысы, 1970-79 елларда СССР Югары Советы депутаты, КПССның ХХIV съезды делегаты Хәнифә Искәндәрова. Салават районында укытучылар гаиләсендә туып-үскән бу ханым үзе дә күп еллар яшь буынга белем һәм тәрбия бирде.
90 яшьне үтеп дөнья куйганнар арасыннан тагын өч шә­хес­нең исемен хөрмәтләп телгә алыйк. Башкортстан Президенты (Башлыгы) каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә ака­демиясенең беренче ректоры, Башкортстанның һәм Русия­нең атказанган фән эшлеклесе, “Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” һәм Салават Юлаев орденнары кавалеры Әнәс Мәхмү­тов; Уфа сәнгать институтының элекке ректоры, фән докторы, профессор, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Зиннур Нургалин; башкорт һәм татар халык­ларының яраткан җырчысы, БАССР­ның атказанган артисты, Салават Юлаев ордены кавалеры Гомәр Әбделманов... Бу җырчы белән бер үк көнне — 30 октябрьдә аның сәхнәдәше — БАССРның халык артисты, заманында Ф. Гаскәров исемен­дәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле директоры, Уфа сәнгать институты проректоры вазыйфаларын да башкарган, шактый өлкәнәйгәч, 13 ел дәвамында БСТ телеканалында “Баек” популяр республика телевизион конкурсы жюри рәисе булып торган Ратмир Бәдретдинов арабыздан китте. Аның 89 яше тулырга ике атна гына калган иде.
Бу материал басарга әзер-ләнгәндә без данлыклы савучы, Социалистик Хезмәт Герое, биш орден кавалеры Шәвәли Вахи­товның 89нчы яшендә вафат булуын ишеттек.
Барлык хезмәт юлы “Кызыл таң” редакциясендә үткән аксакал ике ветераныбыз белән хушлаштык быел. Ел башында — 83нче яшьлек Эдуард Әгъза-мов, 23 сентябрьдә — 89 яшен тутырып килүче Расих Ханнанов. Алар икесе дә милли журналистикабыз “акулалары” гына түгел, шактый танылган язучылар да иде.
Әйе, әдәбиятчылар сафын шактый сирәгәйтте бу ел. Татар әдәбиятының мәшһүр шәхесе, шигъриятебезнең йөзек кашы, “Кызыл таң” гәзитенең якын һәм тугры дусты, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнул-лин 27 мартта көтмәгәндә безне калдырып китте. Бөтен гомере буе илем, халкым, милләтем, телем дип җан аткан дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, үткен һәм гадел каләмле публицист та иде ул. Зур иҗади планнар белән яшәүче бу якташыбыз 72нче яше белән бара иде. Башкорт шагыйрьләре — Башкорт-станның атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры Риф Мифтахов (81нче яшендә) һәм Башкорт-станның атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев ордены һәм “Башкортстанда фидакарь хезмәт өчен” билгесе белән бүләкләнгән Мәүлит Ямалетдин (74нче яшендә), шулай ук туган республикабызда яшәп иҗат иткән милләттәшебез, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәфгать Рысаев (81нче яшендә) гүр иясе булды.
Алтын көздә Казаннан тагын бер кайгылы хәбәр килеп төште: Хәмдүнә Тимергалиева вафат! Борай районында туып-үсеп, шунда сәнгать юлын башлаган сөекле җырчыбыз, 72нче яше белән баруына карамастан, тугандаш ике республика шәһәр-авылларын гөр китереп концертлар куеп йөри иде әле. Ул да гомер буе “Кызыл таң”ның якын дусты булды.
Ә инде октябрь уртасында виртуоз баянчы, халыкара, Бөтенрусия, республика конкурсларында җиңү яулаган Айнур Фатыйховның көтмәгәндә-уйламаганда бакыйлыкка күчүе кемнәрне генә тетрәндермәде икән?! Аңа 37 яшь кенә иде бит әле!
Башкортстанның күпмилләт-ле сәнгате быел байтак кына асыл затларын югалтты. Алар арасында — танылган театр белгече, РСФСРның һәм БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сөендек Сәетов; Русиянең атказанган, Башкорт­станның халык артисты, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Илдар Сәетов; данлыклы “Мирас” бию ансамбленә нигез салучы һәм сәнгать җитәкчесе, РСФСРның һәм БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почет билгесе” орденнары кавалеры Геннадий Анищенко; Башкортстанның халык рәссам-нары Владимир Меос һәм Сергей Краснов; республикабыз-ның Кинематографистлар берлеге рәисе, Салават Юлаев ордены кавалеры Фәрит Габитов... Уфа һәм башка кайбер шәһәрләр урамнарын бизәп торган берничә һәйкәл һәм бюст авторы, сынчы Владимир Двор-никның нибары 49нчы яшендә йөрәге тибүдән туктады. Ә аңар­чы бер ай элек кенә аның 70 яшьлек әтисен — танылган рәс-сам һәм педагог Александр Двор­никны җир үз куенына алган иде. Сибай башкорт дәү-ләт драма театры актеры, Баш-кортстанның атказанган артисты Марс Итбаев быел 50 яшен тутыргач озак яши алмады...
Төрле югары вазыйфалар башкарган яисә башкаручы байтак якташларыбыз яшәрлек һәм эшләрлек чакларында фани дөньяны калдырып китеп барды. Әйдәгез, аларны да искә төшерик: заманында рес­пуб-ликаның Халык мәшгульлеге дәү­ләт хезмәте идарәсенә җи-тәкчелек иткән Тимерхан Биккинин; Русия Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе профессоры, Русиянең Дәүләт думасы депутаты булган Хәлил Барлыбаев; техник фәннәр докторы, Русия Хөкүмәте премиясе лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры Геннадий Казанин; Тәтешле районы хаки-мия­тенең элекке башлыгы, Дуслык ордены кавалеры Фрид Әрмәншин; Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалы җитәкчесе, фән докторы, профессор, Салават Юлаев ордены кавалеры Салават Усманов; республиканың Туризм һәм эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе булган Вячеслав Гыйләҗетдинов; 2015 елга кадәр озак вакыт данлыклы “Алексеевка” совхозына җи­тәкче­лек иткән Евгений Майстренко; милли оешмалар лидерлары Павел Бикмурзин (марилар), Ренат Галәмшин (удмуртлар), Валерий Сидоров (чувашлар).
Октябрьнең соңгы ункөнлеге илгә һәм республикага аеруча күп корбаннар китерде.
21 октябрьдә 64нче яшендә Рамил Мәҗитов вафат булды. Ул 2003-08 елларда – Күгәрчен районы хакимияте башлыгы, 2008-10 елларда республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе булып эшләде.
29 октябрьдә 61нче яшендә Әмир Ишемгулов бакыйлыкка күчте. Ул Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкорт­станның Умартачылык һәм апитерапия фәнни-тикшеренү үзәге директоры, Русиянең атказанган фән эшлеклесе, Салават Юлаев ордены кавалеры иде.
29 октябрьдә 62нче яшендә Өлфәт Мостафин вафат булды. Ул ике ел элек нәкъ шул көнне Уфа шәһәре хакимияте башлыгы итеп сайланган иде. Ул җитәкчелек иткән шушы ике елда башкалабызда эшләр дә, тормыш та күзгә күренеп яхшырды.
Менә шундый югалтуларга тарыдык без 2020 елда. Биредә телгә алынган һәм алынмаган якташларыбызның байтагын февраль-марттан башлап бөтен дөньяны басып алган, исеме телләр­дән төшмәүче афәтле чир алып китте.
2021 елда, гомумән, киләчәк-тә мондый бәла-казалар булмасын иде!
Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас: