+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 декабрь 2020, 15:55

400гә якын "дольщик"ка бәхет елмайды

Уфадагы «Интеграл» җәмгыятенең алданган 175 өлешчесе үз фатирларын алачак.

Уфадагы «Интеграл» җәмгыятенең алданган 175 өлешчесе үз фатирларын алачак.

Кырмыскалы районының Кабак авылында «Торак йорт» һәм Благовещендагы «Яңа йорт» комплексларының 276 милекчесе компенсация алачак. Мондый карар Федераль фондның Күзәтчелек советы утырышында кабул ителде.

"55 йорт төзелеше тәмамланачак – 5 002 кеше үз фатирларын алачак. 49 йортта фатир алган 2 076 өлешчегә компенсация түләнәчәк. Төзелештә катнашучы алданган гражданнар мәсьәләсен хәл итүгә йомгак ясап, шуны әйтергә мөмкин: Фондның Күзәтчелек советы тарафыннан проблемалы 665 объект буенча карар кабул ителде. Бу бөтен ил буенча 55 меңнән артык өлешче хокукларын тергезү проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк", – дип хәбәр итте Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

Өлешләтә төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды генеральный директоры Константин Тимофеев сүзләренә караганда, быел фонд, проблемалы объектларның максималь санын карау өчен, йортларны төзеп бетерү һәм компенсацияләрне түләү турында оперативрак карар кабул итә башлаган.

Фото: inpavposad.ru
Читайте нас