Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 декабрь 2020, 19:50

"Һәр бала бәйрәм кәефен тоярга тиеш!"

"Яңа ел могҗизасы” акциясе кысаларында Башкортстанда Гомумрусия халык фронты активистлары 100дән артык баланы Яңа ел белән котлады.

"Яңа ел могҗизасы” акциясе кысаларында Башкортстанда Гомумрусия халык фронты активистлары 100дән артык баланы Яңа ел белән котлады.
Күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдән булган, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле балалар һәм ата-аналары авыр тормыш хәлендә калган сабыйлар бүләкләр һәм татлы күчтәнәчләр алды. Балаларга бәйрәм бүләк итү мөмкинлеге Уфа кибетләрендә урнаштырылган "Шатлык кәрзиннәре" һәм #МыВместе акциясе партнеры, эшкуар Вадим Заһитов ярдәмендә барлыкка килде.
Чын Яңа ел могҗизасы әниләре белән "Гаилә" Республика ресурс үзәгендә яшәүче унҗиде бала өчен булды. Монда алар барысы да Яңа елны каршылаячак.
Уфаның Сипайлово бистәсендәге бер ишегалдында бәйрәм бик күңелле узды, аны балалар өчен Гомумрусия халык фронты активистлары оештырды. Кызыклы бәйгеләр һәм ярышлар, бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә исендә калды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 26 балага Уфа эшкуары Вадим Заһитов Яңа ел кәефен бүләк итте.
Фото: Гомумрусия халык фронты.
Читайте нас: