Бүген башкалабыз Уфага аэропорт ягыннан көньяктан керү һәм чыгу юллары иң тыгынлы участоклар булып кала.
Бу юлдан көн саен 125 меңнән артык автомобиль үтә. Иң җанлы юнәлеш буенча йөкләнешне киметү өчен әле Агыйдел елгасы аша яңа күпер төзелә.
Моннан тыш, Салават Юлаев проспекты белән Зәки Вәлиди урамы киселешендә транспорт чишелеше реконструкциясе таләп ителә. Бу уңайдан юлны дүрт полосадан алты полосага кадәр киңәйтү планлаштырыла. Якын көннәрдә бу юнәлештә эш башланачак.
2021 елның 8 гыйнварыннан Салават Юлаев проспекты белән Зәки Вәлиди урамы кисешкән урында юл ябылып, төзелеш эшләре башланачак.
Бу хакта тулырак: ufacity.info/press/news/387696.html