Танылган кинодагы актерның сүзләрен искә төшерә бу хәл...
Уфада яшәүчеләр кичә, 1 гыйнварда, гадәти булмаган йөгерүне күзәтә алган. Башкала урамнарына өч ярым ялангач ир чыккан...
Ярышта катнашучыларның берсе сүзләренчә, шул рәвешле ирләр сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.
- Бу минем бүген бишенче, юбилей йөгереше, - ди Марсель Ширьязданов.
Аның сүзләренчә, беренче тапкыр ул мондый кыяфәттә ялгызы гына 2017 елда чыккан. Шуннан бирле бу традициягә әйләнгән. Бу юлы аңа ике дусты да кушылган.