Бу Яңа ел бәйрәмнәрендә республика юлларында ЮХХДИ хезмәткәрләре эшләвен дәвам итә. Яңа елның беренче көннәрендә генә машина руле артында исерек хәлдә булган ике йөзгә якын кеше тоткарланган.
Рейдка ЮХХДИ хезмәткәрләре белән бергә журналистлар да чыкты. Алар белдерүенчә, кызганычка каршы, руль артына исерек килеш ир-егетләр генә түгел, хатын-кызларда утыра. Шундый хатыннарның берсе Краснокама районында тоткарланган
Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе республиканың барлык кешеләренә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче затларны ачыклауда хокук саклау органнарына ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итә. Әгәр юлда исерек шоферны күрсәгез, полиция бүлегенә хәбәр итегез.
Шуны да билгеләргә кирәк, исерек шоферларның автомобильләрен эвакуатор "штрафстоянка"га алып китә. Ә тоткарланучыларның барысына да тиздән судка килергә кирәк булачак. Һәркемгә 30 мең сум күләмендә штраф саоынып кына калмыйча, ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү дә яный. Мондый Яңа ел бәйрәмнәре, дөресрәге, машина йөртү нәтиҗәләре күңелсезрәк тә булырга мөмкин иде. Хәер, җитди юл-транспорт һәлакәте булганчы, исерек шоферлар тотылган.
Фото: Башинформ