Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 гыйнвар 2021, 22:35

Уфада Карсылулар парады узды

3 гыйнварда Уфада «TERRA ZIMA» фестивале кысаларында Карсылулар парады үтте. Парадны Русия актрисасы һәм эстрада җырчысы Анна Семенович җитәкләде.

3 гыйнварда Уфада «TERRA ZIMA» фестивале кысаларында Карсылулар парады үтте. Парадны Русия актрисасы һәм эстрада җырчысы Анна Семенович җитәкләде.

Парад үзенең йөрешен "Торатау" конгресс-холлы каршындагы мәйданнан башлады. Алар Кыш бабай оркестры башкаруында тере музыкага кушылып барды. Карсылулар парадында бөтен республикадан - Аскын, Иглин, Нуриман, Ишембай, Караидел, Чишмә, Благовещен, Бакалы, Дүртөйле, Бөрҗән, Миякә, Чакмагаш, Тәтешле районнары, Дәүләкән, Күмертау, Яңавыл, Стәрлетамак, Туймазы, Сибай шәһәрләреннән, хәтта Әшә, Нягань төбәгеннән 400гә якын кыз катнашты.

100 мең сумлык гран-прины Азалия Чанышева яулады, аның бизәкләп тегелгән ак костюмы Уфада иң матурларның берсе иде. «Мини» номинациядә 6 яшьлек Эмилия Фәйзуллина иң яхшысы булды.

«Иң яхшы этник костюм» номинациясендә Аскын районыннан Диана Гыйльфанова җиңде. Карсылу парадында ул беренче тапкыр катнашты.

Төркем зачетында иң яхшылар булып Дүртөйле районы һәм Күмертау шәһәре командалары танылды.

Инна Семенихинаның креатив костюмы жюрины гаҗәпләндерде. Катнашучы сүзләренчә, бу - Кыш бабайның ярдәмчесе костюмы.

Чара Анна Семенович концерты белән тәмамланды.

Фото: Башинформ
Читайте нас: