-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 гыйнвар 2021, 17:00

"Яңа ел гаилә уеннары - 2021" чарасында катнашыгыз!

Яңа ел каникуллары вакытында 3 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр Башкортстанда "Яңа ел гаилә уеннары - 2021" уза.

Яңа ел каникуллары вакытында 3 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр Башкортстанда "Яңа ел гаилә уеннары - 2021" уза.

3 гыйнварда 637 мәктәп һәм спорт мәйданчыклары территориясендә Яңа ел 2021 гаилә уеннары старт алды, аларда 17 мең кеше катнаша.
Спорт гаилә уеннары максималь хәвефсезлекне тәэмин итү өчен урамда уздырыла. Чарада катнашучыларны уеннарның түбәндәге төрләре көтә: чаңгыда йөрү, чанада шуу, пималарда хоккей уйнау.

Уеннарда 50 меңнән артык бала һәм аларның әти-әниләре катнашачак. Чара агымдагы елның 6 гыйнварына кадәр муниципалитетлар раслаган графиклар буенча дәвам итәчәк. Уеннар Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе ярдәмендә уза. Мондый чаралар уздыру традициягә әверелде.
Читайте нас: