+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 гыйнвар 2021, 10:15

Баймакта батырлар көч сынашты

Яңа ел алдыннан Баймакның Салават Юлаев исемендәге мәдәният һәм ял паркында күңелле чара узды.

Яңа ел алдыннан Баймакның Салават Юлаев исемендәге мәдәният һәм ял паркында күңелле чара узды.
Турнирның максаты – балаларда һәм яшьләрдә патриотик һәм гражданлык тойгылары, әһлакый-этик кыйммәтләр, актив тормыш позициясе формалаштыру.
Ярышлар программасы төрле күнегүләрдән торды. Яшь батырлар гер күтәрде, аркан тартышты һәм башка төрле көчләрен сынашты.
Катнашучылар яшь буенча өч катергориядә ярышты: мәктәп укучылары, 18-35 яшьлекләр һәм 35 яшьтән өлкәннәр.
Җиңүчеләр һәм призерлар район хакимиятенең Мактау грамоталарына һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.
Фото: bv02.rbsmi.ru/news/V-Baymake-proshli-sportivnie-sostyazaniya-Den-batirov-611964/
Читайте нас