Быел Кремль чыршысы беренче тапкыр телевизион форматта узачак.
“Пятое время года, или Кто придумал Новый год” Яңа ел тамашасы быел Кремль сараенда балалардан башка гына узачак. Яңа ел спектакле 31 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә “Карусель” каналында күрсәтелде. Аны илнең барлык балалары да рәхәтләнеп телевизордан карый алды.
Спектакльгә Мәскәү театрларының һәм танылган кино артистлары, акробатика буенча Русия җыелма командасы, спорт рок-н-роллы буенча дөнья һәм Европа чемпионнары җәлеп ителде.
Кремль чыршысы трансляциясен кабатлап 7 гыйнварда 19.30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты)һәм 13 гыйнварда 17 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) күрергә мөмкин булачак.