Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика халкын Раштуа белән котлады. Анда, аерым алганда, болай диелә:
"Православие динен тотучыларны Раштуа белән чын күңелдән котлыйм. Раштуа бәйрәме өмет, яхшылыкның җиңүенә ышаныч, иң якты хисләр уята - шәфкатьлелек, мәхәббәт, үзара ихтирам.
Күпмилләтле Русиянең күпгасырлык тарихи, мәдәни мирасын формалаштыруга, илдәге тынычлык һәм татулыкны саклап калуга православие дине тарафдарларының керткән өлешен бәяләп бетергесез. Безнең күпконфессияле республикада иң зур дини бәйрәмнәр традицион рәвештә бөтенхалык бәйрәмнәре булып тора, һәм Раштуа - шундый яхшы мисалларның берсе.
Һәркемгә тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләрдә гармония, тынычлык, иминлек, бәхет һәм шатлык телим. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс рух күтәренкелеге. Барлык изге эшләрегездә һәм башлангычларыгызда һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын".