-17 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 гыйнвар 2021, 16:25

Бөредә рухи-агарту үзәге эшли башлады

2020 елның октябрендә Бөре шәһәренең Изге Троицк кафедра соборы территориясендә рухи-агарту үзәк төзелеше тәмамланды.

2020 елның октябрендә Бөре шәһәренең Изге Троицк кафедра соборы территориясендә рухи-агарту үзәк төзелеше тәмамланды.

"Рухи иминлек" оешмасы Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык программасында катнашкан. Үзәк төзелеше бәясе 40 миллион сум тәшкил иткән.

Бөре һәм Белорет епискобы Спиридон эш сәфәре барышында Радий Хәбировны үзәкнең эше белән таныштырды, хәзер биредә матди-техник база — дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләрне үстерү өчен мәйданчык булдырылуы турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, биредә Башкортстанның төрле белем бирү, иҗтимагый, хәрби-патриотик, дини оешмалары тупланачак һәм алар бергәләп рухи-агарту эшчәнлеге, шулай ук мәдәният һәм сәнгать, милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә чаралар үткәрә алачак.

Программаның партнерлары: Урыс Православие чиркәвенең Бөре епархиясе, Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте, Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалы, Бөренең "Умникум" үзәге, шәһәр Мәдәният сарае, Бөре районының "Победа" иҗтимагый-сәяси гәзите.

Гыйбадәтханәне караганда Бөре епархиясе башлыгы соборның түбәсеннән су агуын, аны ремонтлауга 800 мең сум тирәсе акча кирәк булуын сөйләде. Радий Хәбиров түбәне ремонтлауны финанслау мәсьәләсен хәл итәргә кушты. Епархиянең планында - рухи-агарту үзәгендә тренажерлар таләп ителә торган спорт залы оештыру. Башкортстан Башлыгы йөкләмәсе буенча спорт тренажерларын сатып алуны финанслау мәсьәләсе дә хәл ителәчәк.

Фото: башинформ
Читайте нас: