-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 гыйнвар 2021, 14:15

"Коры закон"ны бозганнар

«Коры закон» гамәлдә булган 3-6 гыйнвар көннәрендә Стәрлетамакта хәмер сату мониторингы узды.

«Коры закон» гамәлдә булган 3-6 гыйнвар көннәрендә Стәрлетамакта хәмер сату мониторингы узды.

«Бердәм Русия» партиясенең «Хәвефсез республика» проекты кысаларында шәһәрдә 20ләп сәүдә ноктасы тикшерелгән.

Әйтик, Цюрупа урамындагы кибеттә активистларга сыра сатканнар. Хокук бозу урынына полиция хезмәткәрләре чакырыла. Алар тарафыннан протоколлар төзелә.

«Кибеткә хуҗаның ире килде, ул сатучының, квас урынына алкогольле эчемлек җибәреп, товарны бутавын раслады», — дип сөйли партия проекты активисты Сергей Осипов.

Шулай ук халык шикаятьләре буенча ВТС районындагы сәүдә киоскы тикшерелгән. Биредә ирекле рәвештә 40 сумлык «фанфурик» сатып алганнар һәм активистлар протокол төзү өчен полиция хезмәткәрләрен чакырган.

«Коры закон» көннәрендә кешеләр гадәттәгечә хәмер сатып алалмагач, яшерен сату башлана. Бу суррогат сәламәтлеккә зур зыян китерә. Моңа юл куярга ярамый», — дип билгеләп үтә «Хәвефез республика» проектының төбәк иҗтимагый советы әгъзасы Азат Кускилдин.

Исегезгә төшерәбез, яшерен производство һәм суррогат сату турында хәбәр иткән гражданнарга акчалата бүләк түләнә. Суррогат хәмер җитештерүчеләр турында мәгълүмат өчен - 50 мең сум, сатучы турында – ике мең сум. Моның өчен 8-800-201-89-03 номеры буенча шалтыратырга кирәк.

Фото: башинформ
Читайте нас: